«Яратель» ветераннары югары бүләкләргә лаек булды
Рамил Хөсәнов күңелле яңалык белән уртаклашты.
2026 елның 17 апрелендә, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлешләре, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм юбилейлары уңаеннан «Яратель» кошчылык фабрикасы ветераннарына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Рәхмәт хатларына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров кул куйган.
Югары бүләккә лаек булучылар:
— Идиятуллина Гөлсинә Кадыйр кызы,
— Хәйбуллина Гөләдия Хафиз кызы,
— Садриева Фәүзия Шәриф кызы,
— Фатыйхов Марсель Әдиатулла улы,
— Мәхмүтова Илһамия Мисбах кызы.
Алар бөтен гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган, зур хезмәт сөючәнлек һәм профессиональлек үрнәге күрсәткән шәхесләр.
Кошчылык фабрикасы директоры Фәнис Нигъмәтуллин ветераннарга коллектив исеменнән һәм үз исеменнән ныклы сәламәтлек теләде һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Һәр ветеранга азык-төлек җыелмасы һәм чәчәкләр бүләк ителде.
Газета редакциясе дә котлауларга кушыла, ветераннарыбызга сәламәтлек һәм иминлек тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев