Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы

Җиңү елъязмасы: «Чулман акчарлагы» — ветераннарга

Бөек Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Лаеш районының «Чулман акчарлагы» әдәби-иҗат берләшмәсе үзенчәлекле бүләк әзерләде.

  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, танылган язучы һәм публицист Гүзәл Ибраһим кызы Галләмова җитәкчелегендәге җирле авторлар үзләренең яңа әсәрләрен якташларыбызның каһарманлыгына багышладылар.               Геройларыбызга чиксез рәхмәт хисләре белән сугарылган шигырьләр циклын дәвам итәбез. Һәм бүген сезнең игътибарга Мөнирә Садыйкова(«Чулман акчарлагы» әгъзасы, Усад авылы)сүзләренә, Гөлнур Галимова көенә “Ут яна кып-кызыл миләшләр” дигән җырны тәкъдим итәбез. Гөлнур Галимова чыгышы белән Арча ягы Сәрдәш авылыннан. Казанда яши. Җырны да үзе башкара. Ул шулай ук үз шигырьләренә дә көйләр яза.

     «Чулман акчарлагы» берләшмәсендәге каләм әһәлләре өчен сугыш темасы — дәреслекләрдән генә алынган тарих түгел. Бу — рифмаларга һәм юлларга салынган тере хәтер. Аларның шигырьләрендә сугыш кырларыннан әйләнеп кайта алмаган 11 355 лаешлының сагышы да, тылда җиңүне якнайтканнар белән горурлану да чагыла.
     «Без онытмас өчен язабыз. Обелискларга уеп язылган һәр исем яшьләр йөрәгендә кайтаваз тапсын өчен иҗат итәбез», — дип билгеләп үтә берләшмә әгъзалары.
     «Безнең «Чулман акчарлагы» берләшмәсе өчен Бөек Җиңү темасы һәрвакыт изге булды һәм булып калачак. Хәтер — ул даталарны белү генә түгел, ул сүз аша тапшырыла торган тере хәрәкәт, йөрәк тибеше. Авторларыбызның һәр шигырендә һәлак булганнар өчен чын күңелдән сыкрану һәм бу авырлыкны җиңеп чыкканнарның рух ныклыгына чиксез соклану ята. Бу юллар безнең гомуми рәхмәт догабыз булсын, яшьләребезгә аяз күк йөзенең нинди кыйммәт белән килүен искәртеп торсын иде. Сугыш турында шигырьләр яңгыраганда — Геройларыбызның исеме мәңге яшәр».— Гүзәл Галләмова, «Чулман акчарлагы» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев