Лаеш районы башлыгы МХО зонасына илтелгән гуманитар ярдәм турында сөйләде
Илдус Зарипов хәбәр иткәнчә, лаешлылардан җибәрелгән ярдәмне 20 хәрби бүлектән 27 алучы кабул иткән.

Лаеш районы делегациясе якташларына төзелеш материаллары, профнастил, «Нива» автомобиле, өч квадрокоптер, җиде ноутбук, радиокүперләр өчен антенналар, пилотсыз аппаратлар өчен җиһазлар, батареялар, рацияләр, идарә пункты өчен телевизор, 46 генератор, медицина товарлары, 226 маскировка челтәре, 2480 порция өй ашы һәм туган як күчтәнәчләрен илтеп җиткерде.

Илдус Фатыйх улы ярдәм иткән һәркемгә — волонтёрлардан алып эре предприятиеләргә кадәр рәхмәтен белдерде. Район башлыгы даими хәйриячеләргә, шулай ук волонтёрларга, иҗат коллективларына, мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм барлык битараф булмаган яшәүчеләргә аерым рәхмәт әйтте. Егетләрнең заявкалары буенча техника сатып алуга һәркем үз өлешен керткән.

«Һәр мондый сәфәр — „Помощь СВОим“ хәйрия фонды командасының зур хезмәте, — дип язды Илдус Зарипов социаль челтәрләрдә. — Безнең сугышчыларга, сакчыларыбызга һәр посылка, һәр җылы сүз никадәр мөһим икәне сизелә. Безнең ярдәм белән алар Җиңүгә кадәр көрәшәчәк. Ә без һәрвакыт янәшәдә булырбыз — ярдәм итәрбез, көтәрбез һәм ышанырбыз».

Фото: Лаеш районы Советы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев