Лаеш районы эзләнүчеләре янә Мясной Борда эшли
«Сәламәт буын» («Здоровое поколение») Усад күппрофилле лицееның «Отечество» эзләнү отряды «Карлы десант» («Снежный десант») составында Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылы тирәсендә эзләнү экспедициясен башлады.
Суык, җил һәм язгы дымлылык эшне катлауландыра, әмма бу беркемне дә туктатмый. Һәр катнашучы монда ни өчен килгәнен яхшы аңлый һәм уртак эш хакына кулыннан килгәннең барысын да эшли. Безнең эзләнүчеләр янә сазлыкларга юл алды. Щуплар, көрәкләр һәм өмет белән — 80 елдан артык хәбәрсез югалган дип саналган солдатларны табу өмете белән.

Эш катлаулы шартларда бара, әмма команданың бердәмлеге һәм эчке омтылышы алга барырга ярдәм итә.Егетләр һәм кызлар өйләренә 9 майга кайтачак. Мөгаен, Җиңү көне алдыннан тагын бер гаилә үзенең герой-бабасының язмышы турында белер.
Фото: «Здоровое поколение» күппрофилле лицее
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев