Лаеш районындагы «Каравон» бәйрәмендә республика бүләкләрен тапшырдылар
ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов фестивальдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр.
Илдус Фатыйх улы Россия халыклары бердәмлеге елында бу бәйрәмнең аерым мәгънәгә ия булуын билгеләп үтте: «Каравон — безнең уртак тарихыбызның, рухи байлыгыбызның һәм төрле милләт кешеләрен берләштерүче гасырлык дуслыгыбызның җанлы гәүдәләнеше».

Алексей Валерьевич ТР Рәисе Рөстәм Миннихановның бәйрәм кунакларына юллаган сәламләвен укыды. Анда елдан-ел фестивальдә балалар һәм яшьләрнең күбрәк катнашуы турында әйтелгән иде.

Үсеп килүче буын бәйрәмнең эчкерсезлеген һәм игелеклелеген, аңа салынган мәгънәләрнең матурлыгын һәм тирәнлеген тоя.

Алга таба Алексей Песошин республика бүләкләрен, шул исәптән «Фидакарь хезмәт өчен» медален, «ТР атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исәмен, ТР Раисы Рәхмәтен, ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәтен тапшырды. Ун коллектив костюмнар һәм кирәкле инвентарь сатып алу өчен Татарстан Республикасы Раисы исеменнән сертификатлар алды.
«Каравон-2026» дәвам итте. Алда — иң кызыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев