Лаеш урамнары буйлап хәрби парад узды.
Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чаралар башланып китте.
Тантаналы саф Коммуналь урамы буйлап хәрәкәтен башлады, аннары Чернышевский урамына төште, Космонавтлар урамы буйлап узды һәм үз юлын Җиңү паркында тәмамлады

Хәрби марш авазлары астында хәрби киемдәге егетләр һәм кызлар үтте.

Алар төрле гаскәр төрләрен — җәяүле гаскәр, флот, чик сакчылары, танкистлар һәм башкаларны гәүдәләндерде. Шулай ук парад сафында көч структуралары вәкилләре (полиция, МЧС) һәм медицина хезмәткәрләре дә бар иде.

Шәһәр урамнары буйлап 1945 елда фашизмны тар-мар иткән фронтларның байракларын да алып уздылар. Парад сафыннан соң хәрби техника

— автомобильләр һәм мотоцикллар үтте.

Колоннаны кулларына шарлар, чәчәкләр һәм фронтовикларның портретларын тоткан күпсанлы шәһәр халкы һәм Лаеш кунаклары тәмамлады.

.Санаулы минутлардан соң Җиңү паркында тантаналы митинг башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев