Лаешта тантаналы рәвештә МХО геройларына һәйкәл ачылды
Җиңү паркында, Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында, махсус хәрби операциядә кыюлык һәм фидакарьлек күрсәткән якташларыбызга багышланган һәйкәл ачылды.
Май аеның кояшлы көнендә Лаеш халкы һәм кунаклары Ватан куркынычсызлыгы һәм бәхете өчен гомерләрен куркыныч астына куйганнарның истәлеген хөрмәт итү өчен җыелдылар.
Җиңү паркында хәзер махсус хәрби операция геройларына багышланган мәһабәт монумент калкып тора. Аның шома таш плитәләре батырлык һәм намус тарихын саклый.Бу һәйкәл — гади обелиск яки металл конструкция генә түгел. Ул һәр гражданның Ватан сакчыларын истә тоту, тыныч күк йөзенең кадерен белү һәм аларның батырлыгын хөрмәт итү бурычын символлаштыра.
Бу көнне Лаеш халкы һәм кунаклары безнең киләчәк өчен гомерләрен биргәнннәргә тирән рәхмәт белдерү өчен җыелдылар. Кешеләр, үзләренең кыюлыклары белән үрнәк булган геройларның исемнәрен һәм йөзләрен искә төшереп, бер үк вакытта горурлык һәм кайгы хисләре кичерделәр.Бердәмлек һәм хөрмәт тантанасы Россия һәм Татарстан гимннары авазлары астында үтте, бу күңелләрдәге чиксез рәхмәт хисен чагылдырды.
Һәйкәлне ачуда хөрмәтле кунаклар катнашты:
Лаеш муниципаль районы башлыгы — Зарипов Илдус Фатыйх улы;
Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе урынбасары — Мөхәрләмов Руслан Роберт улы;
Россия Федерациясе Герое, генерал-полковник — Лапин Александр Павлович;
Россия Федерациясе Герое — Баксиков Рәсим Рәшит улы;
Дәүләт Думасы депутаты — Ларионова Татьяна Петровна;
МХО ветераны — Миннуллин Илгизәр Хәлиулла улы;
"Офицер хатыннары һәм хәрби хезмәткәрләр гаиләләре берлеге" иҗтимагый оешмасы әгъзасы — Подгорная Мария Петровна ;
«Сокровенное» хәйрия фонды директоры — Тарасов Александр Николаевич.
Тантанада шулай ук мәктәп укучылары,МХОда һәлак булганнарның әниләре, әтиләре һәм хатыннары, учреждение җитәкчеләре, район халкы һәм кунаклары катнашты.
Бу чара махсус операциядә катнашучыларның батырлыгына карата хөрмәт һәм мәңгелек хәтер символына әйләнде. Ул Ватанга тугрылыкның кешедәге иң югары сыйфат икәнен тагын бер кат искә төшерде.
Митингта «Добробат» төркеме чыгыш ясап, «Журавли» һәм «Штурмовики» җырларын башкарды.Аннары чәчәкләр һәм веноклар салу вакыты җитте. Кешеләр агымы монументка таба өзелмәде, һәйкәл нигезенә кызыл канәферләр салынды. Күпләр якыннарының исемнәренә кагылдылар, тезләнделәр һәм күз яшьләрен тыя алмадылар.
Чара Казан танк училищесы курсантлары, техникум студентлары, юнармиячеләр һәм хәрби формадагы мәктәп укучылары катнашындагы тантаналы парад белән тәмамланды.Бу көн бердәмлек һәм патриотизм бәйрәме булды. Ул илебезнең үз гражданнарының рух ныклыгы белән көчле булуын һәм бөек традицияләре белән горурлануын тагын бер кат раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев