Лаештан «Forbes«ка: Павел Жантимировның уңыш тарихы
Якташыбыз Павел Жантимиров Forbes журналының абруйлы «30-га кадәр 30» рейтингына кандидат итеп күрсәтелде.
Бу хәбәр аның гаиләсе һәм бөтен Лаеш районы өчен зур горурлык булды.
Павел Жантимиров өчен тавыш бирергә мөмкин.
— Бу безнең гаилә өчен чиксез шатлык, — дип сөйләде аның әнисе, Лаешта танылган тимераякта шуу тренеры Ия Жантимирова. — Павел һәрвакыт максатчан булды. Исемлек игълан ителгәч, котлаулар Казаннан да, Лаештан да яуды. Улыбыз үзе дә бик дулкынланган — аның уңышында якыннарының һәм дусларының ярдәме зур.

Мәктәп еллары һәм беренче уңышлар
Павел Лаешның 2 нче урта мәктәбендә 9 сыйныфка кадәр укыган. Аның беренче укытучысы — Анна Алексеевна

Трифонова, ә сыйныф җитәкчесе Инна Борисовна Лебедева булган.
— Инна Борисовна биргән белемнәр ярдәмендә Павел Казан банк мәктәбенә (КБШ) имтихан биргәндә математикадан "5«ле алды. Ул уку йортын бары тик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, КБШның «Иң яхшы студенты» исеменә лаек булды.
Мәктәптә укыганда Павел ушу белән шөгыльләнгән (кара билбау иясе) һәм армиядә хезмәт иткәндә Җиңү парадында катнашкан өчен медаль белән бүләкләнгән.

Зур фән һәм бизнес дөньясында
Армиядән соң ул Мәскәүдәге Финанс университетының юридик һәм икътисад факультетларын тәмамлый. 2024 елда диссертация яклап, икътисад фәннәре кандидаты була.
Бүгенге көндә ул «Татнефть», «СИБУР», «Газпром» кебек гигант компанияләргә бизнес-консультант буларак ярдәм итә.
Павел Жантимировның үз истәлекләре:
«Forbes» белән безнең гаилә тарихы 2006 елда башлана. Әти өстәлендә һәрвакыт бу журналның берничә саны ята иде. Ул миңа: «Качандыр бу журналда синең турында да язарлар», — дип кабатлый иде.

19 ел үтте. 2025 елда исемемне исемлектә күрмәгәч, үпкәләмәдем — ул вакытта мин үзем әти булган идем. Ә менә кичә бу чынга ашты! Мин «Финанс һәм инвестицияләр» категориясендә номинант. Тавыш бирү атналыгы башланды, сезнең ярдәмегезгә өметләнәм!"
Павел өчен тавыш бирергә онытмагыз — бу безнең якташыбыз өчен бик мөһим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев