Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы

Самат Хөсәеновның батырлык гасыры

2026 елның мартында Самат Хөсәенов үзенең 104 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул — ныклык, бурычка тугрылык һәм Ватанга булган чиксез мәхәббәт символына әйләнгән легендар шәхес.

      Самат Хөсәенов 1922 елда Арча районында туган. Аның балачагы репрессия елларына туры килә: 7 яшендә гаиләсе белән Краснодар краена сөрелә. Аларның гаиләсенә җир өйләрдә яшәргә, сазлыкларда җиләк җыеп көн күрергә һәм бертуктаусыз бер урыннан икенчесенә күченеп йөрергә туры килә. Язмыш сынаулары алдында баш имәгән Самат Хөсәенов, белем алып, укытучы булу хыялын тормышка ашыра. 1940 елдан башлап, сугышка киткәнче, ул үзенең гомерен мәктәптә балалар тәрбияләүгә багышлый.
       Бөек Ватан сугышы аның өчен зур сынау була. Хөсәенов армиягә алына һәм Җиңү көненә кадәр фронтларда сугыша. 3 нче Белоруссия фронты составында Көнигсбергны ала, Көнчыгыш Пруссиядә сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Күрсәткән батырлыгы өчен медаль белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Самат Хөсәенов Казанга кайта, читтән торып педагогика институтын тәмамлый һәм гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлый — 2 нче гимназиядә укыта. Аның педагогик хезмәте «Халык мәгарифе отличнигы» исеме белән билгеләп үтелә. 2025 елда аңа «Казанның мактаулы гражданы» дигән югары исем бирелә, ә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан ветеран медаль белән бүләкләнә.
       Самат Хөсәенов — зур һәм тату гаилә башлыгы: аның 4 улы, 10 оныгы, 13 оныкчыгы һәм 1 оныкчыгының баласы бар. Самат Хөсәенов Лаеш районының Татар Сараланы авылында кече улы белән яши. Ул һәркем өчен какшамас ихтыяр көче, оптимизм һәм үз халкыңа тугрылык үрнәге булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев