Сокурыда Җиңү бәйрәме: Буыннар хәтере һәм каһарманнар истәлеге
Бүген Сокуры авылында Бөек Җиңүнең 81еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.

Г.Р. Державин исемендәге Сокуры мәктәбендә Бөек Җиңүнең чираттагы еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Чара авылның барлык буыннарын — өлкәннәрне, мәктәп укучыларын һәм мактаулы кунакларны берләштерде. Җыелучылар алдында Сокуры авыл җирлеге башлыгы Радик Рәшит улы Мәүлиев һәм ветераннар советы рәисе Анна Егоровна Колесникова котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар.

Бигрәк тә бүгенге көн каһарманнары — махсус хәрби операциядә катнашучы Артем Конев һәм Дмитрий Ивановның биредә булуы чарага аерым бер мәгънә өстәде.

Монументтагы исемлекләрдә — Сокуры авылыннан фронтка китеп, яу кырларында һәлак булган якташларыбызның исемнәре. Җыелучылар геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Аннары мәңгелек ут янына чәчәкләр салынды.

Бәйрәм рухын волонтёрлар оештырган махсус парад тагын да күтәреп җибәрде. Алар авыл урамнары буйлап тантаналы төстә үттеләр һәм Гавриил Державин исемендәге паркта урнашкан Җиңүнең 80 еллыгына багышланган һәйкәлгә венок салдылар.

Бу көн һәр Сокурылының күңелендә горурлык һәм рәхмәт хисе калдырды. Безгә тынычлык бүләк иткән солдатларның батырлыгы мәңге онытылмас!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев