Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы

Татар Янтыгында Җиңү митингы: Геройлар исеме — йөрәкләрдә!

Бүген Татар Янтыгы авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы һәм дулкынландыргыч митинг узды.

 

 Бәйрәм чарасына авыл халкы, хөрмәтле кунаклар, яшьләр һәм балалар — буыннар чылбырын саклаучы һәркем җыелды.Митинг традиция буенча Билгесез солдат һәйкәле янында оештырылды.

 

 

Биредәге монумент стеналарына авылыдан фронтка китеп, яу кырларында һәлак булган якташларыбызның исемнәре алтын хәрефләр белән язылган. Ул исемнәр — безнең тынычлыкның бәясе һәм батырлык үрнәге.

Тантана катнашучылары тыныч яшәү өчен үз тормышларын фида кылган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Бу тынлыкта һәркемнең йөрәге геройларга карата тирән рәхмәт һәм сагыш белән типте. Шуннан соң һәйкәл итәгенә тере чәчәкләр куелды. Кызыл канәферләр мемориал алдында ялкын булып балкыды — бу безнең аларны беркайчан да онытмаячагыбызга вәгъдә булып яңгырады.

Бәйрәм рухы һәркемнең күңеленә үтеп керде. Безгә азатлык бүләк иткән якташларыбызның исеме мәңге яшәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев