Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы

Вәсилә Шакирҗанова: «Өлкән яшьтәге тәрбияләнүчеләремнең тормышы минем өчен яшәү мәгънәсенә әйләнде»

Бернинди чикләр белми торган фидакарьлекләре һәм югары профессиональлекләре өчен Татарстанның өч сылуына «РФ халыкны социаль яклау атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.

Россия дәрәҗәсендә билгеләп үтелгәннәр арасында — Лаеш районының Кече Елга авыл җирлеге буенча «Алтын көз» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәре, Россия Хезмәт министрлыгының Мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының халыкны социаль яклауның атказанган хезмәткәре Вәсилә Шакирҗанова да бар.

Аның карамагында 69 яшьтән 87 яшькә кадәрге ун кеше бар: хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, инвалидлар. Ул аларның өйләренә килә, һәм һәрвакыт кечкенә генә могҗиза туа — чөнки бу кешеләр өчен ул гади генә социаль хезмәткәр түгел, ә тәрәзәдәге яктылык булып тора.
«Мин бу һөнәрне бүләк өчен сайламадым»
Вәсилә 1960 елның 28 мартында Лаеш районының Кече Елга авылында туган. 1988 елда педагогия югары уку йортын тәмамлагач, ул мәктәпкә эшкә урнаша алган булыр иде, ләкин Социаль ярдәм үзәгенә эшкә керә.
«Сайлау гади иде: мин кешеләргә никадәр кирәк булуымны күрдем, — дип сөйли ул. — Карамагымдагы кешеләрнең шатлануын күрү — минем өчен төп этәргеч (мотивация). Социаль хезмәткәр һөнәрен сайлау — бу күркәм һәм бик мөһим адым. Педагогика балаларны канатландырырга өйрәтә, ә социаль эш үзен үзе карый алмый башлаган, ярдәмгә һәм таянычка мохтаҗ булганнарга булышырга өйрәтә. Социаль хезмәткәр булу — һөнәр генә түгел, ә күңел чакыруы (призвание). Мин бу өлкәне йөрәк кушуы буенча сайладым. Һәр эш көнемнең бушка үтмәвен аңлау, иң нык мохтаҗ булганнарга ярдәм итеп, чыннан да мөһим, кирәкле эш башкаруымны тою бик мөһим».

Утыз биш ел элек ул өйдә социаль хезмәт күрсәтүче була һәм шул вакыттан бирле ялгыз өлкәннәргә ярдәм итә.
«Минем карамакта ун кеше, һәрберсенең үз язмышы, — ди Вәсилә. — Берсе — таяксыз йөри алмаса да, бүләкләрен кадерләп саклаучы тыл хезмәтчәне. Икенчесе — якыннарын югалтса да, өметен өзмәгән ханым. Өченчесе — авыр диагнозга карамыйча, һәр көнгә сөенеп яшәүче ир-ат».

Аның эш көне иртә башлана: дарулар, азык-төлек алып килә, көнкүрештә булыша яисә тыңлап утыра.
«Алар кайчак елый, кайчак көлә, ләкин һәрвакыт рәхмәтле. Бу — аларны онытмауларын аңлау рәхмәте», — дип бүлешә Вәсилә Шакирҗанова.

«Кешеләрнең интеккәнен күрү авыр, мин булышырга телим»
Өйгә килеп хезмәт күрсәтү физик көч кенә түгел, ә зур түземлек һәм рухи чыдамлык та таләп итә.

«Авыл буйлап җәяү йөрим, авыр сумкалар ташыйм, — ди Вәсилә. — Ләкин иң кыены — рухи авырлык. Карамагымдагы кешеләрнең дөньядан китүен күрү бик кыен...»

Бу эштә аңа гаиләсе зур терәк була. Ире, дүрт баласы һәм биш оныгы аның хезмәтенең мөһимлеген яхшы аңлый. «Өлкәннәр миңа үз туганым кебек. Кайчак азык-төлек кенә түгел, тәмле күчтәнәчләр, китаплар да алып киләм. Мине үз кешеләрен көткән сыман көтәләр», — ди ул.

Хезмәттәшләре Вәсиләне «үзәкнең җаны» дип атый. «Алтын көз» үзәге мөдире  Ольга Башкирова әйтүенчә, яшь белгечләр дә аңардан киңәш сорарга килә.

«Мин аларны ташлап китә алмыйм»
«РФ халыкны социаль яклауның атказанган хезмәткәре» исеме бирелүен белгәч, Вәсилә башта ышанмый. «Бүләкләр турында уйламадым, эшемне генә эшләдем. Соңыннан уйлап куйдым: „Димәк, югарыда бу хезмәтнең кирәклеген күрәләр“», — ди ул.

Бүген дә ул үз маршруты буенча йөрүен дәвам итә: «Мин аларны калдыра алмыйм, чөнки алар минем ярдәмгә мохтаҗ».

«Социаль өлкәдә эшләргә теләүчеләргә киңәшләр»

Вәсилә Шәкерҗанова бу һөнәргә яңа гына аяк басучыларга берничә мөһим киңәш бирә:

  1. Тыңлый бел. «Кайчак кешегә дару яки азык-төлек түгел, ә сезнең игътибарыгыз, җылы сүзегез кирәк».
  2. Кеше кайгысын уртаклашырга курыкма. «Ләкин күңелең сүнмәсен (выгорание булмасын). Карамагыңдагылар турында да, үзең турында да кайгырт».
  3. Яңалыкка омтыл. «Законнар үзгәрә, тәрбияләү технологияләре үсә — гел белеп торырга кирәк».
  4. Өлкән буынны хөрмәт ит. «Аларның артында — тулы бер тормыш, сугышлар, хезмәт. Алар кайгыртуга һәм хөрмәткә лаек».
  5. Бирешмә. «Берни дә үзгәрми кебек тоелган көннәр дә булыр. Ләкин онытма: син кешеләр тормышын яхшыртасың».

«Кайгырту — бу бурыч кына түгел, ә изге бурыч», — ди Вәсилә Шакирҗанова.
Карамагындагы өлкәннәр моны яхшы белә һәм аны һәр көн көтә. Чөнки алар өчен ул — тәрәзәдәге яктылык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Вәсилә Шәкерҗанова: «Өлкән яшьтәге тәрбияләнүчеләремнең тормышы минем өчен яшәү мәгънәсенә әйләнде»