Волонтерлар маскировка челтәрләрен үрүнең яңа төрен үзләштерделәр
Комлы Ковал волонтерлары маскировка челтәрләрен үрүнең яңа техник ысулы булган — «Яфрак» төрен куллана башладылар.
Белешмә өчен: «Яфрак» эффекты булган маскировка челтәре — ул махсус камуфляж япмасы. Андагы киселгән материал җепләре, табигать ландшафты белән яхшырак кушылсын өчен, агач яфраклары формасын кабатлый.
Махсус хәрби операциягә ярдәм итүче волонтерлар үзләре үк, беренче челтәрне үрү иң кыены булды, диләр. Алар хәрбиләргә ярдәм итү буенча үзләренең бу авыр хезмәтләренә булышкан һәркемгә рәхмәтле. Тырышлык, сабырлык һәм уртак эшкә булган ышаныч ярдәмендә тиздән мондый челтәрләрнең бер дистәдән артыгы үреләчәгенә шик юк.
Иреклеләр кулы белән ясалган һәрбер әйбер безне көтеп алынган Җиңүгә якынайта.
Фото: Лаеш районы Советы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев