Хезмәт кешеләренә — дан һәм хөрмәт! Татарстанда «Яратель» кошчылык фабрикасы ветераннарын зурладылар
Татарстанда Авыл хуҗалыгы һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында агросәнәгать комплексы үсешенә бәяләп беткесез өлеш керткән ветераннарны бүләкләү тантанасы узды.
Күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен кошчылык фабрикасының ветераннары ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дәрәҗәсендә югары бәя алды.
📜 Югары бүләккә лаек булучылар:
Республика премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров кул куйган Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары ияләренә тапшырылды. Безнең кадерле ветераннарыбыз:
- Фәнүзә Закирова
- Флүрә Сөләйманова
- Роза Нургалиева
- Фирдинант Абдуллин
- Варис Яруллин
- Татьяна Царькова
Аларның һәрберсе үз һөнәри осталыгын һәм эшкә тугрылыгын күрсәтеп, авыл хуҗалыгына гомерләренең иң яхшы елларын багышлаган шәхесләр.
🎁 Җылы котлаулар һәм бүләкләр
Йола буенча, ветераннарның юбилейлары уңаеннан һәм башкарган хезмәтләрен тану билгесе буларак, аларга истлекле бүләкләр — азык-төлек җыелмалары һәм чәчәкләр өләшелде.
Фабрика коллективы һәм кошчылык фабрикасы директоры Фәнис Нигъмәтуллин исеменнән ветераннарга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм алга таба да уңышлар теләделәр. (Бу хакта редакциягә Рамил Хөсәенов хәбәр итте).
Редакциядән: Без дә барлык котлауларга чын күңелдән кушылабыз! Бүләкләнүче ветераннарыбызга озын гомер, какшамас сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телибез. Югары хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев