Актуаль мәсьәлә: мәгариф объектларында куркынычсызлык игътибар үзәгендә
Лаеш районының антитеррористик комиссиясе һәм оператив төркемнең чираттагы утырышында, авыл җирлекләре башлыклары һәм район җитәкчеләре катнашында, берничә мөһим мәсьәлә каралды.
Фото авторы: Айгөл Галләмова.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Луиза Хәбибуллина мәгариф объектларына һөҗүм итү куркынычларын профилактикалау буенча күрелгән чаралар турында доклад ясады. Комиссия утырышына «Армада» шәхси сак оешмасы вәкиле дә чакырылган иде. Ул белем бирү оешмаларында үткәрү режимының куркынычсызлыгын яхшырту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты.
Шулай ук спорт объектларының куркынычсызлык паспортларын төзү буенча алып барылган эшләр темасы да күтәрелде. Утырыш барышында башка сораулар да каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев