Бүгенге көндә яшьләр — экстремистик һәм террористик оешмаларга җәлеп ителү куркынычы астында булган категорияләрнең берсе. Бу ни өчен шулай була һәм үзеңне туганнарыңны ничек сакларга? Әйдәгез, ачыклыйк.
Җәлеп итү ничек башкарыла?
- Интернет һәм социаль челтәрләр — вербовкалау (агымга тарту) өчен төп мәйданчыклар. Яшьләргә «дуслык», «гаделлек», «яңа мөмкинлекләр» тәкъдим итәләр, әмма моның артында еш кына радикаль идеяләр һәм куркыныч нәтиҗәләр яшеренә.
- Манипуляцияләр һәм басым ясау — үсмер үзенең мөһимлеген, ниндидер «махсус» төркемгә каравын тойсын өчен психологик алымнар кулланыла.

Иллюстрацияләр авторы: Людмила Никифорова, ИИ (ясалма интеллект) ярдәмендә ясалган.
Җаваплылык — буш сүз түгел
Экстремистик эшчәнлектә катнашу — бу мораль генә түгел, ә җинаять җаваплылыгы да. Шаккатырлык яки шикле материал астында калдырылган хәтта бер лайк, репост яисә фикер (комментарий) дә җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Мөһим: канунны белмәү җаваплылыктан азат итми.
Үзеңне ничек сакларга? Тәнкыйди фикерләүне үстерү
- Мәгълүматны анализларга өйрәнегез, провокацияләргә һәм манипуляцияләргә бирешмәгез.
- Дусларыгыз һәм гаиләгез белән шик уяткан нәрсәләр турында фикер алышыгыз.
- Сораулар бирергә һәм өлкәннәргә, педагогларга, психологларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә курыкмагыз.

Яшьләр өчен белешмә:
- Мәгълүмат чыганакларын тикшерегез.
- Шикле төркемнәргә һәм чатларга кермәгез.
- Сезне бу эшкә җәлеп итәргә маташулар турында өлкәннәргә хәбәр итегез.
Хәтерләгез: сезнең куркынычсызлыгыгыз — үз кулыгызда!
Әйдәгез, бергәләп экстремизмга һәм терроризмга урын булмаган куркынычсыз киләчәк төзик. Әгәр сорауларыгыз булса яки ярдәм кирәк икән — дәшми калмагыз, белгечләргә һәм сез ышанган өлкәннәргә мөрәҗәгать итегез.
Нет комментариев