Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Террорчылыкка каршы

Лаеш районы үсмерләренә мошенниклыкның киң таралган схемалары турында сөйләделәр

Советлар Союзы Герое А. П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбендә укучылар белән киберҗинаятьчелеккә багышланган профилактик әңгәмә үтте.

  Югары сыйныф укучыларында кунакта юридик фәннәр кандидаты, Россия дәүләт юстиция университетының Казан институты доценты Айдар Юсупов һәм шул ук вузның өченче курс студенты, Столбище мәктәбен тәмамлаган Юлия Зиновьева булдылар.
9–11 сыйныфларда һөнәр сайлау дәресләреннән тыш, кунаклар профилактик чаралар да үткәрделәр. Алар укучыларны уяу булырга һәм мошенниклар капканына эләкмәскә чакырдылар. Үсмерләр мошенниклыкның киң таралган схемалары турында белделәр. Аеруча мәгълүмат-телекоммуникация технологияләрен кулланып кылынган җинаятьләргә зур игътибар бирелде. Юристлар укучыларга дропперлар кем булуы, дропперлык өчен нинди җәза каралганлыгы һәм җинаятьтә катнашучыга әйләнмәс өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.
Балаларны интернет челтәрендә аралашканда аеруча сак һәм игътибарлы булырга чакырдылар.
Фото: Советлар Союзы Герое А. П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев