Лаеш районында террордан саклану буенча тренировка үткәрделәр
Усадның «Инноватика» күппрофильле лицеенда мөһим чара — террорга каршы куркынычсызлык буенча планлы тренировка узды.
Тревога сигналы буенча укучылар һәм хезмәткәрләр куркыныч янаганда хәрәкәт итү алгоритмын кабатладылар. Алар ишекләрне һәм тәрәзәләрне өстәл-урындыклар белән барикадаладылар, аннары чүгәләп, кулларын баш артына куйдылар.
Барысы да оешкан төстә, каушаусыз үтте. Балалар яхшы белем күрсәттеләр: барлык инструкцияләрне тиз һәм тыныч үтәделәр, ә педагоглар процессны төгәл координацияләделәр.
Мондый өйрәнүләр — формальлек түгел, ә тормышны саклап кала алырлык күнекмәләрне ныгыту өчен реаль мөмкинлек. Балалар куркынычсызлыгы — безнең уртак бурычыбыз.
Фото: «Инноватика» күппрофильле лицее
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев