Ренат Вәлиуллин: милләтара нәфрәт уяту омтылышларына ачыктан-ачык җавап бирергә кирәк
Милләтара бердәмлеккә, динара татулыкка һәм Россиянең территориаль бөтенлегенә куркыныч тудырырга мөмкин булган мәгълүматны тарату омтылышларына актив һәм ачыктан-ачык җавап бирү мөһим.

А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин әнә шундый белдерү белән чыгыш ясады.
«Илебезгә даими басым ясау шартларында Татарстан төрле юнәлешләр буенча җитди мәгълүмати һөҗүмнәргә дучар була», — дип билгеләп үтте ул Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясе Советы һәм Оештыру комитетының уртак утырышында. Ул 2022 елдан 2032 елга кадәр Татарстанда җирле халыклар телләренең Халыкара унъеллыгына багышланган чараларны планлаштыра.
Вәлиуллин ассызыклаганча, күп кенә интернет-ресурслар бар, аларның максаты — милләтара нәфрәт уяту һәм мигрантларга карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.
Аның фикеренчә, бер үк вакытта челтәрдә уңай контент булдыру һәм тарату буенча эш алып барырга кирәк. «Безнең бурыч мәгълүмат ресурсларын сыйфатлы һәм оператив тулыландырудан гыйбарәт», — дип өстәде ул.
Башкарма комитет җитәкчесе ассамблея һәм ТР Халыклар дуслыгы йортының интернет-порталын, шулай ук «Безнең йорт — Татарстан» журналын һәм социаль челтәрләрне дә кертеп, төрле платформалардагы каналларны активрак файдаланырга кирәклегенә ышана.
«Монда сез файдалы мәгълүмат белән уртаклаша, интерактив чаралар оештыра һәм мәдәният, тарих һәм законнар белән бәйле материаллар бастыра аласыз», — дип мөрәҗәгать итте ул очрашуда катнашучыларга.
Чыганак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев