Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Террорчылыкка каршы

Татарстанлыны хәрби комиссариатка ут төрткән һәм хәрби көчләрне дискредитацияләгән өчен дүрт ел колониягә хөкем иттеләр

Яшел Үзән шәһәр суды җирле 62 яшьлек кешегә хөкем карары чыгарды. Аны РФ Кораллы көчләрен дискредитацияләү турындагы маддә буенча гаепле дип таныдылар. Бу хакта «Татар-информ » га федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, ир-ат «Одноклассники» социаль челтәрендә «Украинада махсус операция уздыру зонасында катнашучы РФ Хәрби Көчләре хәрби хезмәткәрләренең гамәлләрен дискредитацияләүгә юнәлдерелгән» шәрехләр бастырган.

Моннан тыш, хокук саклаучылар аның Яшел Үзән хәрби комиссариатына ут төртүгә катнашы барлыгын ачыклаган.

Суд ир-атка 4 ел һәм 6 ай колония рәвешендә җәза билгеләде, сайтларны администрацияләү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанлыны хәрби комиссариатка ут төрткән һәм хәрби көчләрне дискредитацияләгән өчен дүрт ел колониягә хөкем иттеләр