2024 елда Каюм Насыйри рецепты буенча иртәнге аш әзерләү өчен азык-төлеккә бәяләр ничек үзгәрде
Мәгърифәтче, галим-энциклопедист, педагог һәм язучы Каюм Насыйрига быел 200 яшь тула.

Энциклопедик белемнәр иясе Каюм Насыйри география, астрономия, татар һәм гарәп тел белеме, математика, физика, тарих һәм башка фәннәр өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнгән. Моннан тыш, галим татарларның тормышын һәм көнкүрешен этнологик тикшерү белән шөгыльләнә. Ул «Пешекчегә киңәшләр» китабын бастырып чыгара, анда ризык рецептларын гына тасвирлап калмый, ашау фәлсәфәсенә дә игьтибар бирә.
Россия Банкының Татарстан Республикасындагы бүлеге экспертлары 2024 елда Каюм Насыйри китабында искә алынган ризыкларның иртәнге аш әзерләү өчен продуктларга бәяләрнең ничек үзгәрүен ачыкларга карар кылды.
Иртәнге аш омлеттан, эремчек пудингыннан һәм алма коймагыннан торган. Продуктларның мондый җыелмасы бер ел эчендә 8% ка кыйммәтрәк булды. Чагыштыру өчен, Росстат инфляцияне санаган барлык куллану кәрзиненең бәясе 9,7% ка арткан.
Күпчелек ингредиентларның (сөт, эремчек, каймак, он) кыйммәтләнүенең төп сәбәбе — тәэмин итүчеләрнең һәм җитештерүчеләрнең хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләүгә, төргәкләүгә, логистикага, энергия ресурсларына түләүгә арткан чыгымнарын бәягә күчерү. Алма да кыйммәтләнде. Сәбәпләрнең берсе — аларны чит илдән китерүнең кыйммәтләнүе.
Шул ук вакытта инфляция турында ниндидер бер тар товарлар һәм хезмәтләр җыелмасы буенча фикер йөртергә кирәкми. Росстат инфляция исәбенә позицияләрнең киң исемлеген кертә. Бу азык-төлек, медикаментлар, кием-салым, автомобильләр, көнкүреш техникасы һәм төзелеш материаллары, чәчтараш хезмәтләре, шиномонтаж һәм башкалар. Товарлар һәм хезмәтләр исемлегендә барлыгы 570 позиция бар, һәм Росстат кешеләрнең кулланучылар өстенлекләре үзгәргәннән соң даими рәвештә бу исемлекне яңарта.
Татарстан Республикасында инфляция турында Россия Банкы сайтындагы төбәк бүлегендә җентекләбрәк белергә мөмкин, ә шәхси инфляцияне исәпләп чыгарырга Россия Банкының «Финанс культурасы» агарту ресурсында урнаштырылган калькулятор ярдәм итәчәк.
Кешеләрнең уңайлы тормышы һәм икътисадның тотрыклы үсеше өчен Россия Банкы тулаем ил буенча елына якынча 4% инфляцияне оптималь дип саный. Хәзер инфляция югарырак. Аны киметү өчен икътисадта югары процент ставкаларын саклауның озак чоры таләп ителә. Төп ставка буенча Россия Банкы Директорлар советының киләсе утырышы 14 февральдә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев