25 апрельдә Татарстан Республикасында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе башлана
2026 елның 25 апреленнән 2 маена кадәр Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» (Сад памяти) халыкара акциясенә кушылачак. Быел әлеге чара Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы, шулай ук Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында аеруча мөһим мәгънәгә ия.
Акциянең масштабы һәм максатлары
Республика буенча барлыгы 1 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла. Һәр агач — тыныч күк йөзе өчен җаннарын фида кылган геройларыбызны искә алуның тере символы булачак.
«„Хәтер бакчасы“ акциясе — ул гади генә экологик башлангыч түгел, ә һәркайсыбыз өчен геройларыбызның бөек батырлыгы турындагы тарихи хәтерне саклауга өлеш кертү мөмкинлеге. Һәр үсенте — безнең рәхмәт билгесе һәм Җиңүнең нинди бәя белән килүен беркайчан да онытмаска вәгъдә бирүебез», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
Ничек катнашырга?
Агачларны бердәм утырту 25 апрельгә планлаштырылган. Барлык теләүчеләрне акциядә катнашырга чакырабыз!
Казан янындагы мәйданчыклар:
Биектау районының Гыйльми шәһәрчек (Научный городок) тукталышы янында (координаталары: 55.933216, 49.267599).
Пиголи авылы (координаталары: 55.568453, 49.171614).
Лаеш районының Матюшино авылы (координаталары: 55.628020, 49.039114).
Чаралар 10:00 сәгатьтә башлана. Оештыручылар катнашучыларны кирәкле инвентарь белән тәэмин итәчәк: көрәкләр һәм үсентеләр урында биреләчәк.
Акциянең башка мәйданчыклары турында рәсми сайтта белергә мөмкин: садпамяти.рф.
Акциянең әһәмияте
2026 елда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе җиденче тапкыр уздырыла. Традиция буенча, Россиядә һәм чит илләрдә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион кеше истәлегенә 27 миллион агач утырту планлаштырыла.
Быел махсус хәрби операция (СВО) барышында һәлак булган геройлар хөрмәтенә хәтер аллеялары булдыруга аеруча зур игътибар биреләчәк.
Оештыручылар
Акция «Хәтер бакчасы» АНОсы, Җиңү полководецлары истәлеге фонды, «Җиңү волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан, Россия Табигать министрлыгы һәм Рослесхоз ярдәмендә оештырыла.
Узган елгы нәтиҗәләр
Узган ел Татарстанда фронттан кайтмаган 378 мең якташыбыз истәлегенә 1,5 миллион үсенте утыртылды. Акциядә 30 меңнән артык кеше катнашты.
Акциягә кушылыгыз һәм батырлар истәлеген саклауга үз өлешегезне кертегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев