Автомобильләр күп төр ярышы буенча республика турниры җиңүчеләрне билгеләде
Татарстан башкаласында яшь машина йөртүчеләр арасында автомобильләр күп төр ярышы буенча республика конкурсы узды. Ул якынлашып килүче Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.

Ярышның финал этабында Татарстан Республикасының төрле шәһәр һәм районнарыннан 87 егет һәм кыз үз осталыкларын күрсәтте. Алар шәхси һәм команда беренчелегендә җиңү өчен көрәштеләр. Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен һәм җиңел автомобиль йөртү осталыкларын күрсәттеләр.
Шәхси чыгышлар нәтиҗәләре буенча иң яхшысы Казаннан Карина Хәйретдинова булды, икенче урынны Чистай районыннан Раил Нуриәхмәтов алды, өченче урынны Казаннан тагын бер катнашучы — Екатерина Крашенинникова алды.
Команда зачетында беренче урынны Яр Чаллының «Джек» автомәктәбе яулады, көмеш медальләргә Казан ДЮАШ командасы лаек булды, ә бронза медальләргә Чистай районының ДЮАШ вәкилләре лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев