Быел Татарстанда яңа туган балалар өчен меңнән артык бүләк җыелмасы тапшырылды
2026 елның гыйнвар-август айларында Татарстан Республикасында яңа туган балалары булган гаиләләргә 1007 балалар кирәк-яраклары бүләк җыелмасы бирелде. Аларның 286сы — махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучыларның гаиләләренә тапшырылган.
Бүләк җыелмалары бер кешегә туры килгән уртача кереме республикада билгеләнгән яшәү минимумыннан (16 098 сумнан) түбәнрәк булган гаиләләргә бирелә. Алар бала тудыру йортыннан чыгарылган көнне үк тапшырыла.
📦 Балалар җыелмасына ниләр керә?
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, яңа туган балалар өчен бүләк җыелмасына иң кирәкле әйберләр кертелгән:
- Кием-салым һәм тукымалар: комбинезон‑трансформер, мендәр‑кокон, киез итекләр, сырылган юрган, махровый җыелма, җайлы җәймәләр (пеленки).
- Гигиена чаралары: балалар подгузниклары, кер порошогы, төрле сабыннар, гель‑шампунь һәм тән өчен җиңел крем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев