«Глаголица» премиясе җиңүчеләре югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар алачак
2025 елда «Глаголица» халыкара бәйсез балалар әдәби премиясе җиңүчеләре югары уку йортларына керү өчен өстәмә баллар эшли алачак.

Фото: © Солтан Исхаков /«Татар-информ»
Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә әлеге премияне гамәлгә куйган «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды директоры Елена Исламова хәбәр итте.
— Без җиңүчеләребезгә университетларга кергәндә преференцияләрдән файдалану мөмкинлеге булсын өчен озак эшләдек. Быел «Глаголица» премиясе, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2024елның 30 августындагы 620 номерлы боерыгы нигезендә, 2024/2025 уку елына олимпиадалар һәм башка интеллектуаль һәм иҗади конкурслар исемлегенә кертелде, — дип билгеләп үтте Исламова.
Ул бу премия җиңүчеләре алдында югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар алу өчен уникаль мөмкинлек ача, бу сизелерлек кызыксындыру булып тора, дип өстәде.
«Глаголица» XII халыкара бәйсез балалар әдәби премиясенә гаризалар кабул итү 20 февральдә башланды.
Сигез номинациядә үз эшләрен тәкъдим иткән 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.
Алар арасында — «Проза», «Поэзия», «Эссеистика», «Әдәби тәрҗемәләр» һәм «Драматургия».
Эшләр рус һәм татар телләрендә 16 июньгә кадәр кабул ителә.
Гаризаларны премиянең рәсми сайтында рәсмиләштерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев