Татарстан Республикасында язгы чакырылыш кампаниясе: нәрсәләр белергә кирәк
1 апрельдән Россиядә язгы чакырылыш кампаниясе башланды, ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Бу чорда Татарстан Республикасыннан якынча 3,2 мең яшь кешене хезмәткә чакыру һәм җибәрү планлаштырыла.
Чакырылыш комиссиясе эшенең яңа кагыйдәләре
Татарстан Республикасы хәрби комиссары Юрий Беляев чакырылыш комиссиясенең яңа эш кагыйдәләре турында сөйләде. Хәзер аның карарлары кабул ителгәннән соң бер ел дәвамында гамәлдә була һәм илнең барлык территориясенә кагыла.
Әгәр чакырылыш алучы ниндидер сәбәпләр аркасында агымдагы чорда хезмәткә җибәрелә алмый икән, аны чираттагы чакырылышта алачаклар. Әмма хезмәттән кичектерү (отсрочка) өчен нигезләр булса, комиссия карары яңадан каралырга мөмкин.
Чакырылыш алучыларны җибәрү сроклары
Чакырылыш алучыларны җибәрү сроклары үзгәрешсез кала һәм елына ике тапкыр үткәрелә:
• 1 апрельдән 15 июльгә кадәр;
• 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр.
Хезмәт итү срогы элеккечә кала — 12 ай.
Төбәкнең җыелу пункты
Төбәкнең җыелу пункты үз эшен 2026 елның 10 апрелендә башлап җибәрәчәк.
Барлык яңалыклардан хәбәрдар булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев