Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Төбәк яңалыклары

Татарстан волонтерлары Кара диңгездә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерергә ярдәм итә

Алар Кара диңгездә нефть продуктларының агып төшү нәтиҗәләре белән көрәшүчеләргә ярдәмгә килделәр. Витязево поселогына ветеринария Академиясенең 35 ирекле студенты килде

Алар ярны мазут булу-булмавына тикшерәләр, нефть продуктларын утильләштерү өчен капчыкларга җыялар. 
Татарстан волонтерлары делегациянең эш урыны ерак булмаган шифаханәдә яши. 

— Без ярга килү белән безне хезмәткәрләр каршы ала, шәхси саклану чаралары бирә һәм эш буенча зур булмаган инструктаж үткәрә, бурычлар күләмен билгели.

Безнең волонтерлар командасы позитивта, төшенкелеккә бирелмибез, башка делегацияләр белән очрашуларга шатланабыз. Бүген яр буенда Ленинград өлкәсе делегациясе белән таныштык, бераз тәҗрибә уртаклаштык! — дип сөйләде волонтер Александр Щадилов.

Белешмә өчен:
Экологик һәлакәт 2024 елның 15 декабрендә Керчь бугазында шторм нәтиҗәсендә «Волгонефть» классындагы ике Россия нефть танкеры корпусларының ватылуы аркасында килеп чыккан. Декабрьдән волонтерлар Кара диңгездә нефть продуктлары агызу нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан волонтерлары Кара диңгездә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерергә ярдәм итә