Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Төбәк яңалыклары

Татарстанда 20 авыл мәктәбендә агротехнология класслары булдырылачак

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында гомуми белем бирү учреждениеләрендә агротехнологик белем бирүне үстерүгә багышланган координация комиссиясе утырышы булды.

Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Марат Җәббаров рәислегендә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре катнашында узды.

Фикер алышуның төп темасы республиканың «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» яңа милли проектында катнашуЫ булды. Марат Җәббаров ассызыклаганча, «АПКда кадрлар» федераль проектын илкүләм проект кысаларында гамәлгә ашыру агросәнәгать комплексында яшь белгечләр өлешен 35 яшькә кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Проект шулай ук дисциплиналарны тирәнтен өйрәнүне һәм эш бирүчеләр, мәктәпләр, урта һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләре арасында тыгыз хезмәттәшлекне үз эченә алган заманча профильле белем бирү системасын булдыруга юнәлдерелгән.

Федераль проект кысаларында Татарстанның 20 авыл мәктәбендә агротехнология сыйныфларын ачу планлаштырыла. Координация комиссиясе әлеге мәктәпләрнең исемлеген раслады, бу проектны гамәлгә ашыруда мөһим адым булды. Комиссия дәүләт хакимияте органнарының агротехнологик сыйныфларны уңышлы оештыру һәм аларның эшләве өчен тырышлыкларын координацияләүдә төп роль уйный.

Утырышта шулай ук агротехклассларны үстерүнең юл картасына, аларны заманча җиһазландыруга, республикада проектның нәтиҗәлелеген бәяләү өчен максатчан индикаторларны билгеләүгә бәйле мәсьәләләр каралды. Агротехнология класслары укытучыларының квалификациясен күтәрү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде, бу булачак АПК белгечләрен сыйфатлы әзерләү өчен кирәкле шарт булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда 20 авыл мәктәбендә агротехнология класслары булдырылачак