Татарстанда балалы гаиләләргә социаль ярдәмнең яңа чаралары
Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны оештырган тантаналы кабул итү узды. Чара республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган иде. Очрашуга Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 45 гаилә чакырылды.

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итүдә балалы гаиләләргә социаль ярдәмнең яңа чаралары турында сөйләде. Чара Казан Кремлендә Республика көне алдыннан узды.
Ярдәмнең яңа чаралары арасында — күп балалы гаиләләрдәге балаларны һөнәри белем бирү оешмаларында укыту бәясен 30 процент компенсацияләү. Моннан тыш, Татарстанда көндезге уку формасында укучы йөкле студент кызлар бер тапкыр 100 мең сум түләү алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев