Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
Төбәк яңалыклары

Татарстанда «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия конкурсының региональ этабы башланды

Ярышлар 23 һөнәри компетенцияне үз эченә ала һәм төбәкнең алдынгы предприятиеләре һәм уку йортлары базасында уздырыла.

 

 Конкурс «Кадрлар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантаналы ачылыш 1 апрельдә Казан дәүләт аграр университеты басуларында агрономнар катнашында үтте. Ярышлар августта Җәлил бистәсендә бульдозер машинистлары арасындагы конкурс белән тәмамланачак.
   Катнашырга белгечләр дә, аларның эш бирүчеләре дә чакырыла. Кандидатлар Россия гражданы булырга һәм ким дигәндә өч ел эш стажына ия булырга тиеш. Катнашу шартлары һәм сроклары турында тулырак мәгълүматны конкурсның рәсми сайтында табарга була.
    Катнашучылар арасында токарьлар, эретеп ябыштыручылар һәм таш кыручылар кебек традицион эшче һөнәрләр белән беррәттән, робототехника һәм пилотсыз аппарат операторлары кебек яңа белгечлекләр дә тәкъдим ителгән. Махсус хәрби операция ветераннары һәм һөнәрен алыштырырга теләүчеләр өчен «Икенче старт» дигән махсус номинация оештырылачак.
    Катнашучыларны 156 эксперт бәяли, алар арасында эш бирүчеләр, профсоюзлар, уку йортлары һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре бар. Төбәк этабы җиңүчеләре медальләр, статуэткалар һәм федераль этапта Татарстан исеменнән катнашу өчен юлламалар белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев