Татарстанда меңнән артык гаилә дәүләт торак фонды ярдәмендә яңа торак алган
Агымдагы елда республикада яшәүче 1173 гаилә тулысынча төзекләндерелгән фатирлар алды.

2025 ел башыннан, социаль ипотека программасы кысаларында, ТР Рәисе җитәкчелегендә Дәүләт торак фонды тарафыннан гомуми мәйданы 52,4 мең квадрат метр булган 1173 фатирны үз эченә алган 4 бина файдалануга тапшырылган.
Бу планлаштырылган еллык күләмнең 32,4%на туры килә. Үзләренең торак шартларын бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, социаль ипотека программасы буенча йортлар төзүгә инвестицияләр кертүче компанияләр хезмәткәрләре, яшь гаиләләр, шулай ук программада катнашучылар яхшырта алды. Бу «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектының төп бурычларының берсен тормышка ашырырга мөмкинлек бирде.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ил җитәкчелеге инициативасы белән гамәлгә ашырылган илкүләм проектларны, шулай ук дәүләт һәм республика программаларын гамәлгә ашыру ел саен 3,5 миллион квадрат метр торакны файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирә.
Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, 2024 елда Дәүләт торак фонды тарафыннан республикада яшәүче 2877 гаиләгә торак бирелгән. Алар арасында, мәсәлән, грант алган табиб Лилия Хамбикова. Казан шәһәренең 7 нче клиник хастаханәсе терапевты өй туен «Салават күпере» торак районының "Мәхәббәт"торак комплексында урнашкан ике бүлмәле фатирында үткәрде.
— 2024 елның июлендә социаль ипотека программасында катнаштым, — дип сөйли Лилия Илдус кызы. — Мин Казанга Чувашиядән 2023 елда күчендем. Фатир миңа бик ошый. Ул якты, яхшы ремонтланган һәм уңайлы планировкалы.
Дәүләт торак фондының 2025 елга инвестиция планы Татарстанның төрле шәһәрләрендә һәм районнарында 3274 фатирны үз эченә алган, гомуми мәйданы 161,7 мең квадрат метр булган 35 йорт төзүне күздә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев