Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Төбәк яңалыклары

Татарстанда «Созвездие-Йолдызлык» мастер-класслары үткәрелә башлады

Ел саен зона этаплары башланыр алдыннан «Созвездие-Йолдызлык» жюри әгъзалары районнарга бара, анда проектта катнашучылар һәм педагоглар белән очраша.

Фото: > фестивальне оештыручылар

Мондый очрашулар Сарман, Түбән Кама, Әгерҗе, Менделеевск, Теләче, Апас, Питрәч районнарында узды инде. Бу ай уртасына кадәр мастер-класслар Тәтеш, Кукмара һәм Алабуга районнарында узачак, дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар. Мастер-классларны Татарстанның һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклеләре үткәрә. 

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры, РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты Дмитрий Туманов билгеләп үткәнчә, 2025 елда «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ел саен үткәрелә торган XXV ачык республика телевизион яшьләр фестивале Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган.

Белешмә өчен:
Февраль ахырыннан фестивальнең зона этаплары старт ала. Алар Казанда, Түбән Камада, Яр Чаллыда, Болгарда, Азнакай, Актаныш, Биектау, Балык Бистәсе, Тәтеш, Яшел Үзән районнарында узачак һәм апрель башына кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда «Созвездие-Йолдызлык» мастер-класслары үткәрелә башлады