Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Төбәк яңалыклары

Татарстанның меңнән артык кешесе студентлар отрядларыннан медицина ярдәме алды

29 гыйнвардан Россия студент отрядларының 30 катнашучысы Татарстан, Башкортостан, Чувашия, Киров, Оренбург, Пенза һәм Самара өлкәләре, Пермь крае «Идел буе федераль округының Медицина десанты» ирекле акциясе кысаларында Татарстанда яшәүчеләргә ярдәм күрсәттеләр.

Фото: ≤ «Татар-информ»

Сигез көн эчендә медицина студентлары Түбән Кама һәм Азнакай районнарының 1200дән артык кешесенә ярдәм күрсәттеләр.

Шулардан 250дән артык пациент район үзәк хастаханәләрендә кабул итүләрдә булды, 400 кеше лекцияләр тыңлады, тагын 90 кеше XIII «Ак халатлы фәрештәләр — Ангелы в белых халатах» медицина фестивалендә катнашты. Студентлар 220 инъекция һәм 90 кан алу ясап өлгерделәр, 85 глюкометрия һәм 76 аноним ВИЧ-статуска тест үткәрделәр.

— Студентлар реаль клиник очраклар белән очраша, ресурслары чикләнгән шартларда карарлар кабул итәргә өйрәнә һәм тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә үзләренең гамәли күнекмәләрен камилләштерә. Бу булачак табибларның дөньяга карашын киңәйтергә ярдәм итә«, — дип сөйләде студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге директоры, Россия студентлар отрядларының күзәтчелек советы әгъзасы Василий Ислаев.

Акцияне гамәлгә ашыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә һәм Татарстанда ТР Яшьләр министрлыгы ярдәмендә уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанның меңнән артык кешесе студентлар отрядларыннан медицина ярдәме алды