Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Төбәк яңалыклары

Төбәк яңалыклары Мәшгульлек үзәкләре каршында хатын-кызлар клублары эшли

«Кадрлар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре каршында 17 хатын-кыз клубы төзелде.

При центрах занятости работают женские клубы

авторның фотосы

Әлеге клублар балигъ булмаган балалар тәрбияләүче хатын-кызларга, күпбалалы аналарга, ялгыз ата-аналарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә. Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы мәгълүматларына караганда, клуб утырышларында булган 1200 хатын-кызның 300е эшкә урнашкан, ә 118е үз предприятиеләрен ачкан.

2019 елдан республикада мәшгульлек хезмәте органнарын комплекслы модернизацияләү дәвам итә. Яр Чаллы, Әлмәт, Казанның Мәскәү районы һәм Кукмара районындагы мәшгульлек үзәкләре инде уңышлы үзгәртеп корылган һәм бердәм фирма стилендә бизәлгән. 

«Кадрлар» милли проектын гамәлгә ашыру планнары нигезендә, 2026 ел башына Татарстанның барлык мәшгульлек үзәкләре бердәм бренд астында эшләячәк, стандартлаштырылган хезмәтләр күрсәтәчәк. Модернизация административ функцияләрне үзәкләштерүгә китерде, бу идарә итүнең нәтиҗәлелеген һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрде.

Мәшгульлек хезмәтенең цифрлы сервислары актив рәвештә кертелә, бу эш эзләүчеләрне эшкә урнаштыру вакытын кыскартырга һәм яңа эш урыны тапкан кешеләрнең санын арттырырга мөмкинлек бирде. Соискательләр, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар белән актив эшләүгә аерым игътибар бирелә. Мәшгульлек хезмәте белгечләре элемтәгә чыга, эшкә урнашу һәм укыту буенча хезмәтләр тәкъдим итә, шулай ук комплекслы озата бару өчен «Ватанны саклаучылар» фонды белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Мәшгульлек үзәкләренә килүчеләрнең уңайлылыгын арттыру өчен балалар почмакларын җиһазлау планлаштырыла, ә хезмәткәрләр махсус формалы кием киеп йөриячәк. Барлык чыгарыла торган материаллар шулай ук фирма брендына ия булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төбәк яңалыклары Мәшгульлек үзәкләре каршында хатын-кызлар клублары эшли