Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
Төбәк яңалыклары

«Транснефть — Прикамье» АҖ киберкуркынычсызлык проектында катнашкан өчен билгеләп үтелде

«Транснефть — Прикамье» акционерлык җәмгыяте Татарстан Республикасында үткәрелгән «Россия Федерациясе ягулык-энергетика комплексында контрольдә тотылучы кибератакалар» проектында катнашкан өчен Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

 Бүләкләү тантанасы Казан шәһәрендә узган «Энергопром» Халыкара электр энергетикасы форумы кысаларында үтте. Награданы предприятиенең генераль директоры Олег Балабановка Россия Федерациясе энергетика министры Сергей Цивилев тапшырды.
2025 ел дәвамында Татарстанда Энергетика министрлыгы һәм республика хөкүмәте башлагынлыгында «Россия Федерациясе ягулык-энергетика комплексында контрольдә тотылучы кибератакалар» проекты тормышка ашырылды. Максат — ягулык-энергетика комплексы объектларының һәм системаларының кибертотрыклылыгын арттыру.
«Транснефть — Прикамье» АҖ Татарстанның башка эре предприятиеләре белән беррәттән киберсынауларда уңышлы катнашты. Проектка мәгълүмати инфраструктураның саклану дәрәҗәсен бәяләү өлкәсендәге әйдәп баручы оешмалар җәлеп ителгән иде.
Сынаулар ягулык-энергетика комплексы объектларының ышанычлы эшләвен тәэмин итү, кибертотрыклылык күнекмәләрен камилләштерү, шулай ук куркынычсызлыкны тәэмин итүдәге проблемалы сорауларны ачыкларга ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев