2026 елда «Гаилә аҗаганы» бөтенроссия уенының икенче сезоны узачак
2026 елда «Гаилә аҗаганы» бөтенроссия уенының икенче сезоны оештырылачак. Ярышларны «Беренчеләр хәрәкәте», «Юнармия», «Ватан сакчылары» дәүләт фонды һәм «ВОИН» үзәге бергәләп уздыра. Уенда Татарстан гаиләләре дә катнаша ала — гаризалар 24 апрельгә кадәр «Беренчеләр хәрәкәте» нең рәсми сайтында кабул ителә.
«Гаилә аҗаганы» — буыннар бәйләнеше һәм патриотик тәрбия символы
«Гаилә аҗаганы» бөтенроссия уены балалы гаиләләр өчен спорт, интеллектуаль һәм иҗади юнәлештәге ярышларны үз эченә ала. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, уен катнашучыларга җитезлек һәм тапкырлык күрсәтү мөмкинлеге генә биреп калмыйча, буыннар бәйләнеше символы да булып тора. Ул җаваплылык, команда рухы, патриотизм һәм кыюлык кебек сыйфатлар тәрбияли.
2025 елда «Гаилә зарницасы» «Аҗаган 2.0» финалы кысаларында оештырылган иде. Быелдан башлап уен ел саен аерым чара буларак үткәреләчәк.
«„Гаилә аҗаганы“ быел да узачагына сөенәм. Бу — бергә вакыт үткәрү, үз осталыгыңны күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Заманча балалар телефоннардан һәм онлайн-уеннардан аерылып, һәркемгә кирәкле күнекмәләр ала: беренче ярдәм күрсәтү, командада эшләү, карарлар кабул итү. Әлбәттә, монда иң заманча белемнәр дә бар — БПЛА җыю һәм идарә итү, төрле хәлләрдә үз-үзеңне тоту тактикасы», — дип үз фикерен белдерде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар советы вәкиле Олеся Нестерова.
Уен этаплары һәм программасы
Уен дүрт этаптан тора: муниципаль, зональ, региональ һәм бөтенроссия финалы. Муниципаль һәм региональ этаплар вакытында гаилә фестивале узачак. Анда катнашучылар конкурсларда көч сынашачак, мастер-классларда һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән оештырылган күргәзмәләрдә катнаша алачак.
Финал 2026 елның август-сентябрь айларына планлаштырылган. Анда илебезнең барлык төбәкләреннән 89 гаилә һәм шул ук сандагы остазлар җыелачак.
Яңа формат һәм иҗат
Яңа сезонның төп үзенчәлеге — яңа форматтагы иҗади конкурс. Катнашучыларга хәрби техниканың гадиләштерелгән модельләрен бергәләп проектларга, ә аннары аларны ярышлар барышында кулланырга кирәк булачак. Проект «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Белешмә:
«Беренчеләр хәрәкәтен» төзү турындагы указга 2022 елның җәендә Россия Президенты Владимир Путин кул куйды. Татарстандагы бүлекчәсен республиканың элеккеге Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов җитәкләде. 2023 елның 14 февралендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Беренчеләр хәрәкәте» белән хезмәттәшлек итүче Республика координация советын төзү турындагы указга кул куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев