Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
төбәк яңалыклары

Балалар өчен акча: Татарстанда 4 мең гаилә өстәмә түләү алды

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2025 ел башыннан 10 мең сумга кадәр ана капиталының калган өлешен 4 меңнән артык гаиләгә күчергән.

        Түләүләрнең гомуми суммасы 18 миллион сумнан артып киткән.
Сертификат хуҗаларына акча алу өчен «Госуслуги» порталы аша гариза бирү яки шәхсән СФР клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итү дә җитә. Гаризаны карау срогы 12 эш көне тәшкил итә, шуннан соң алдагы 5 көн эчендә акчалар күрсәтелгән счетка керә.
     Реквизитларны игътибар белән тутыру мөһим: счет гаиләнең башка әгъзасына түгел, ә сертификат хуҗасына ачылырга тиеш, һәм нәкъ менә расчет хисабы булырга тиеш.
«2025 елда ана капиталы күләме беренче балага 690 266 сум тәшкил итә. Әгәр гаиләдә икенче яки аннан соңгы бала туса (капиталга хокук элек барлыкка килмәгән очракта), сумма 912 162 сумга кадәр арта.                Бу акчаларны торак шартларын яхшыртуга, баланың белем алуына, ананың тупланма пенсиясенә яисә өч яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләргә кулланырга мөмкин», — дип аңлатты СФРның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев