Балаларга «акыллы йорт» ны саклау һәм киберкуркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләячәкләр
«Цифрлы ликбез» проекты кысаларында РФ Мәгариф министрлыгы һәм РФ Цифрлы үсеш министрлыгы ярдәмендә «Касперский лабораториясе» белән берлектә заманча киберкуркынычлар турында ике яңа уку видеосы тәкъдим ителде.
Беренче ролик «акыллы йорт» ны саклауга һәм цифрлы технологияләр ярдәмендә йорт хайваннарының куркынычсызлыгын тәэмин итүгә багышланган. Икенчесе киберкуркынычсызлык буенча ялган киңәшләрне чыннарыннан аерырга өйрәтә. Барлык видеороликлар һәм методик материаллар цифровойликбез.рф сайтында урнаштырылган.
Видеоларның сюжеты:
Вакыйгалар уйлап чыгарылган Оушен-Сити шәһәрендә бара. Баш герой — балык Лина — цифрлы куркынычлар турында колонка алып бара.
Беренче видеода сигез аяклы Лёликның «акыллы җайланмаларын» хакерлар капшый, ә аның үлән үрмәкүче куркып кача. Махсус цифрлы тамга ярдәмендә хайванны табалар, ә Лёлик үз йортын ничек сакларга кирәклеген өйрәнә.
Икенче видеода ташбака Паша блогерның «зыянлы киңәшләренә» ышанып, программаларын яңартмый һәм проблемаларга юлыга. Лина бу ялган киңәшләрне фаш итә.
Бу видеолар 6 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен исәпләнгән. Аларны ата-аналар һәм укытучылар белән бергә карау тәкъдим ителә. Педагоглар өчен роликларны дәресләргә яки сыйныф сәгатьләренә кертү буенча махсус методик кулланмалар эшләнгән.
«Киберкуркынычсызлык мәсьәләләре көндәлек тормышта барган саен актуальләшә. Яңа роликлар ярдәмендә акыллы җайланмаларны ничек сакларга һәм ялган мәгълүматны ничек аерырга икәнен белергә мөмкин», — дип билгеләп үтте «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» юнәлеше директоры Юлия Горячкина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев