Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
төбәк яңалыклары

Берьюлы ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче гаиләләргә яңа акчалата ярдәм: аны ничек алырга?

Россия Социаль фонды Татарстанда яшәүче ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә еллык яңа түләүләр бирә башлады. Июнь аеннан алып республикада 25 меңнән артык гаилә бу мөмкинлектән файдаланды инде. Әгәр сезнең дә үзегез белән яшәүче яки очно укучы балаларыгыз бар икән, бу акча сезгә дә тиеш булырга мөмкин. Сез сорыйсыз — без аңлатабыз.

Бу нинди түләү ул?
Бу — эшләүче әти-әниләр өчен салым ташламасы (акчаны кире кайтару). Сез түләгән 13 процентлы керем салымының (НДФЛ) 7 процентын дәүләт сезгә кире кайтарачак. Димәк, сезнең өчен салым ставкасы 6 процент кына кала.

Акчаны алыр өчен төп 4 шарт:

Балалар саны: Гаиләдә ким дигәндә 2 бала булырга тиеш. Аларга 18 яшь тулмаган булуы шарт (әгәр югары уку йортында очно укысалар — 23 яшькә кадәр).

Рәсми эш: Түләүне узган елны рәсми эшләп, керем салымы (НДФЛ) түләгән әти яки әни (яисә икесе дә аерым-аерым) рәсмиләштерә ала. Никахта тору яки бергә яшәү мәҗбүри түгел.

Татарстан өчен таләп: Гаиләдәге һәр кешегә туры килгән уртача керем аена 22 609 сумнан 50 тиеннән артмаска тиеш.

Мөлкәт таләбе: Гаиләнең мөлкәте (фатирлар, машиналар саны) Социаль фонд кагыйдәләренә туры килергә тиеш (моны пособиеләр биргәндәге кебек тикшерәчәкләр).

Нәрсә эшләргә кирәк?
Сезгә бернинди белешмәләр җыеп йөрисе юк. Барлык кирәкле мәгълүматны Социаль фонд үзе ведомствоара сораулар аша тикшерәчәк. Сезгә бары тик Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталы аша яки турыдан-туры Социаль фонд бүлекчәсенә барып гариза гына язарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Берьюлы ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче гаиләләргә яңа акчалата ярдәм: аны ничек алырга?