Бүләкләрне «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы җиңүчеләре алды
Казанның 187 нче күппрофильле лицеенда «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Чемпионат «Профессионалитет» федераль проекты «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында уздырыла. Аның төп бурычы — талантлы яшьләрне ачыклау, квалификацияле кадрлар әзерләү һәм илнең технологик суверенитетына ярдәм итү. Катнашучылар биремнәрне полиграфия производстволарындагы реаль шартларга мөмкин кадәр якынрак шартларда башкардылар.
Яшүсмерләр арасында «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча ярышларда быел 187 нче лицейның дүрт укучысы һәм 175 нче гимназиянең бер укучысы катнашты.
-Югары нәтиҗәләргә «Татмедиа» агентлыгы белән уңышлы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә ирешелде. Киләсе елда чемпионат бишенче тапкыр узачак. Лицей «Татмедиа» ның йомгаклау коллегиясендә укучыларны полиграфия технологияләре өлкәсендә әзерләү буенча үз тәҗрибәсен тәкъдим итәчәк, — дип сөйләде 187 нче лицей директоры Гөлнара Галиева.
«Татмедиа» республика агентлыгы «Полиграфия технологияләре» юнәлеше буенча ярышларның төп партнеры булып тора. «Татмедиа» бу компетенцияне инде дүртенче ел җитәкли, ә чемпионат хәрәкәтенә ярдәм итү милли дәрәҗәдә өстенлекле бурычларның берсе булып кала.
«Полиграфия технологияләре» компетенциясендәге җиңүче Новосибирсктагы ярышларның киләсе этабында республика исеменнән чыгыш ясаячак.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев