Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
төбәк яңалыклары

Каһарманлык истәлеге

Чулман буе нефть үткәргечләре махсус хәрби операция героена мемориаль такта урнаштырдылар

«Транснефть — Прикамье» АҖ Казан район нефть идарәсе (РНУ) аппараты офисында, махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Алексей Миндрюковка багышланган мемориаль тактаны ачу тантанасы булды.
Махсус операциядә катнашканчы, Алексей Владимирович төзелешне күзәтү буенча әйдәп баручы инженер булып эшләгән. Ул 2025 елның декабрендә Донецк Халык Республикасы территориясендә илебезнең киләчәген саклаганда каһарманнарча һәлак булган. II дәрәҗә «Хәрби каһарманлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
Чарада Казан РНУ җитәкчелеге, хезмәттәшләре, батырның туганнары һәм якыннары катнашты. Коллегалары аны гади һәм ачык күңелле кеше иде дип искә алдылар. Ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуы һәм үз-үзенә нык ышануы белән хөрмәт казанган. Җыелучылар Геройның истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм чәчәкләр салдылар.
«Алексей Владимирович турындагы истәлек һәрвакыт безнең йөрәкләрдә, эшләребездә һәм коллектив тарихында яшәячәк. Мемориаль такта — аның каһарманлыгы турында мәңгелек истәлек», — дип билгеләп үтте Казан РНУ башлыгы Руслан Кашапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев