Казанда «Буыннар бәйләнеше» компьютер күптөрлелеге буенча республика чемпионатының финалы башланды
Татарстан башкаласында, Башир Рәмиев исемендәге заманча IT-парк мәйданчыгында, өлкән буын вәкилләре арасында компьютер күптөрлелеге буенча республика чемпионатының финалына старт бирелде. Быел бу масштаблы вакыйга Казанда икенче тапкыр уздырыла.
Башир Рәмиев исемендәге IT-паркта дәрес, 2023 ел. Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, катнашучыларны сәламләп, чемпионатка карата кызыксынуның рекордлы дәрәҗәдә үсүен билгеләп үтте. Әгәр узган ел үз көчләрен 115 кеше сынап караган булса, быел республиканың барлык муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән 180 катнашучы гариза биргән.
«Актив өлкән яшьтәге кешеләрнең бирегә турыдан-туры катнашып кына калмыйча, оныклары белән дә килүләре бик куанычлы», — дип ассызыклады министр.
Ярышларга аерым бер атмосфераны аның буыннар арасы форматы бирә. Быел иң өлкән катнашучы — 84 яшьлек Рифкать Зарипов, ә иң яшьләре — Кама Тамагыннан 9 яшьлек Ислам һәм Сабадан София булды. Чемпионат синергия (бердәмлек) идеясенә нигезләнгән: балалар әби-бабаларына цифрлы сервисларны үзләштерергә ярдәм итә, ә өлкән буын яшьләр белән үзенең бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәсе уртаклаша.
Ярышлар барышында командалар һәркем өчен актуаль булган гамәли бурычлар белән очрашачак: дәүләт хезмәтләре порталы аша табибка язылачак, киберкуркынычсызлык нигезләрен үзләштерәчәк һәм яңа технологияләр белән танышачак.
Ярышлар өч төп номинация буенча узачак:
• «Яндекс. Россия халыклары бердәмлеге елы»;
• «Смартфонда эшләү. Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы»;
• «Мәгълүмати һәм финанс куркынычсызлыгы».
Боннан тыш, биш махсус номинациядә, шул исәптән «Иң өлкән катнашучы» һәм «Иң яшь катнашучы» номинацияләрендә дә җиңүчеләр ачыкланычак.
Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр җыелмасы тапшырылачак. Җиңүчеләр махсус сертификатлар алачак, ә иң-иңнәре — финалистлар — 23–26 июнь көннәрендә Рязаньда узачак Пенсионерлар арасында компьютер күптөрлелеге буенча XVI Бөтенроссия чемпионатында Татарстан Республикасы намусын яклау хокукына ия булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев