Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
төбәк яңалыклары

Казанда яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары өчен «Татарстанда ясалган»дип аталган күргәзмә ачылды

Россия — АСЕАН саммиты кысаларында оештырылган «Татарстанда ясалган» («Сделано в Татарстане») күргәзмәсе республика башкаласында яшәүчеләр һәм аның кунаклары өчен ачык булды. Элек халыкара форумда катнашучылар өчен генә эшләгән бу экспозиция Татарстанның дистәләгән предприятиесен, фәнни оешмасын һәм эшкәртүчеләрен берләштерде.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ» 

Мәйданчыкта төп өлкәләрдәге: сәнәгать, медицина, мәгълүмат технологияләре, авыл хуҗалыгы һәм экология юнәлешендәге проектлар тәкъдим ителгән. Татарстан компанияләренең югары экспорт потенциалына ия булган эшкәртмәләре чит ил делегацияләрендә аеруча зур кызыксыну уятты. 

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, күргәзмә алдынгы медицина технологияләреннән алып яшьләр инициативаларына кадәр булган юнәлешләрнең киң спектрын күрсәтә. «Күргәзмәдә Татарстанда иҗат ителгән һәм инде гамәлдә кулланылыш тапкан бөтенләй үзенчәлекле эшкәртмәләр җыелган», — дип ассызыклады ул. 

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Иң игътибарга лаек экспонатлар арасында: 
• сәнәгать инспекциясе өчен Innospector пилотсыз системасы; 
• «СОНОРУС» медицина комплекслары һәм кардиосәгатьләр ярдәмендә сәламәтлекне ерактан күзәтү системасы; 
• хирургия һәм реабилитация өчен җиһазлар; 
• «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе җитештергән водород ягулыгындагы ял итү-экскурсия судносы; 
• суны тазарту өчен «СОНОплазмаВ-1000» экологик җайланмасы; 
• 110 кВ көчәнешле үзебезнең илдә җитештерелгән кабель муфтасы; 
• «ПОЗиС» АҖнән сырларны җиткерү (сыр өлгертү) өчен яңа җиһазлар. 

Министр шулай ук күргәзмә өстендәге эшнең зур өлешен — оештыру һәм дизайннан алып делегацияләрне озатып йөрүгә кадәр — яшьләр башкаруын өстәде. Бу Татарстанның дөньяга идеяләр генә түгел, ә әзер технологик чишелешләр дә тәкъдим итәргә әзер булуын күрсәтә. 

Бүген күргәзмәнең эчке экспозициясе ачык, ә урамдагы өлеше шимбә һәм якшәмбе көннәрендә үз эшен дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанда яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары өчен «Татарстанда ясалган»дип аталган күргәзмә ачылды