Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
төбәк яңалыклары

Казанда мәктәп укучыларын мессенджерларда имин аралашырга өйрәтәләр

Казанның 155 нче гимназиясе укучылары «Цифровой ликбез» («Санлы грамоталылык») дип исемләнгән мәгърифәтчелек проектында катнаштылар.

Махсус дәрестә сигезенче сыйныф укучылары мессенджерларда аралашканда шикле хәбәрләрдән һәм кирәкмәгән контенттан ничек сакланырга кирәклеген белделәр, дип хәбәр итә ТР Цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте.
«Бүгенге көндә балалар социаль челтәрләр белән кечкенәдән куллана башлый, шуңа күрә аларны мессенджерларда имин аралашырга өйрәтү бик мөһим. Мондый дәресләр информацион грамоталылыкны арттырып гына калмыйча, балаларга онлайн-киңлектә үзләрен ышанычлы хис итү мөмкинлеге дә бирә», — дип билгеләп үтте ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов.
Дәресне «Сферум» платформасының төбәкләр белән эшләү юнәлеше җитәкчесе Эльвира Сафина үткәрде. Ул укучыларга ике факторлы аутентификация ярдәмендә мессенджерга куркынычсыз керүне көйләү, шулай ук «Имин режим» һәм балаларны яисә өлкәннәрне мошенниклардан һәм спамнан саклаучы «Гаиләне яклау» сервислары турында җентекләп сөйләде.
Алынган белемнәрне ныгыту өчен «Сферум» платформасындагы «Путь в сети» мини-кушымтасында махсус квест булдырылган. Укучылар герой сайлап, реаль ситуацияләргә нигезләнгән биремнәрне үти ала. Уен механизмы челтәрдәге теге яки бу гамәлнең нинди нәтиҗәләргә китерә алуын аңларга ярдәм итә.
Белешмә:
«Цифровой ликбез» проекты — бу санлы грамоталылыкны һәм киберкуркынычсызлык турындагы белемнәрне арттыруга юнәлтелгән бөтенроссия инициативасы. Ул үз эченә өйрәтүче мультфильмнар сериясен һәм педагоглар өчен методик материалларны ала. Барлык ресурслар да проект сайтында һәркем өчен ачык. Дәресләр «Мәгълүмат икътисады» милли проекты кысаларында «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев