Казанда халыкара салон узачак
төбәк яңалыклары

Казанда халыкара салон узачак

Казанда куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларының XVI Халыкара Комплекслы куркынычсызлык салоны ачыла. Ике көнлек конференция барышында белгечләр табигать афәтләре куркынычын бәяләү һәм аларның нәтиҗәләрен йомшарту буенча тәҗрибә уртаклашачак.

Форум кысаларында 20дән артык конференция, түгәрәк өстәл һәм стратегик сессия үткәрү планлаштырыла. Беренче көнне нефть объектлары куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча халыкара фәнни-практик конференция төп вакыйга булачак. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә яңа килешүгә кул куелачак.

Икенче көнне катнашучылар Арктика төбәгендә куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм масштаблы уку-ясаулар уздыру концепциясен караячак. Моннан тыш, кыр госпитальләрен оештыру, медицина эвакуациясе һәм электромобильләрдәге аккумуляторлар куркынычсызлыгы буенча фикер алышулар оештырылачак.

Форум «Яшьләр ил үсеше драйверы буларак» исемле панель дискуссиясе белән тәмамланачак. Анда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының яшьләр советлары вәкилләре үз инициативаларының төбәк куркынычсызлык стандартларына йогынтысы турында сөйләячәк.

Фото: Татар-информ


Нет комментариев