Лисичанск һәм Рубежное мәктәп укучылары дүрт ел эчендә Татарстаннан 6620 рюкзак алды
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Фәниль Әһлиуллин ТР Җәмәгать палатасында узган киңәшмәдә ЛНРның шефлыкка алынган шәһәрләренә ярдәм күрсәтү барышы турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез: 2022 елның сентябрендә Татарстан — Лисичанск, ә 2023 елның маенда Рубежное шәһәре белән хезмәттәшлек турында килешү имзалаган иде.
🏗️ Инфраструктураны һәм социаль объектларны торгызу:
Татарстан төзүчеләре ярдәмендә подшефлы шәһәрләрдә масштаблы эшләр башкарылды:
- Лисичанск шәһәрендә шәһәр хастаханәсе һәм өч мәктәп торгызылды.
- Ике шәһәрдә ике күпфункцияле үзәк (МФЦ) ремонтланды.
- Хәзерге вакытта 95 күпфатирлы йортны торгызу эшләре алып барыла.
Юлларны һәм коммуналь челтәрләрне карап тору өчен авария бригадалары даими эшли. Су белән тәэмин итү, су агызу һәм торак йортларны ремонтлау буенча 1500дән артык мәсьәлә хәл ителде. Көн саен халыкка су ташу оештырылган.
☀️ Балалар ялы һәм белем бирүгә ярәм:
Социаль өлкәне үстерү — Татарстан җитәкчелегенең өстенлекле юнәлеше булып тора:
- 2026 елда гына да Татарстан лагерьларында савыктыру һәм спорт программалары кысаларында шефлыкка алынган шәһәрләрдән 2 меңнән артык бала ял итте.
- Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында яңа уку елы башына 2 мең рюкзак һәм укытучылар өчен 225 папка илтеп җиткерелде.
(Фотосурәт: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев