Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
төбәк яңалыклары

Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусы укучылар кабул итә!

Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округы Татарстан кадет корпусы 5нче, 6нчы һәм 10нчы сыйныфларга укучылар кабул итү турында игълан итә.

  Корпус Казан танк училищесы һәм Михайлов хәрби-артиллерия академиясе шефлыгында эшли. Бу хәрби әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуын һәм традицияләрнең саклануын тәэмин итә.
Яшәү шартлары һәм инфраструктура
Кадетлар заманча 7 урынлы бүлмәләрдә яши. Һәр бүлмә аерым санузел, душ, гардероб һәм WI-FI белән җиһазландырылган. Ял итү һәм психологик бушану өчен махсус бүлмәләр каралган. Корпус территориясендә түбәндәгеләр урнашкан:
• бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы;
• универсаль спорт мәйданчыклары;
• «Воркаут» урам шәһәрчеге.
Белем бирү мохите
Уку корпусы соңгы техника белән җиһазландырылган: барлык аудиторияләрдә проекторлар һәм интерактив панельләр урнаштырылган. Химия, физика, биология кабинетларында һәм мини-лабораторияләрдә практик дәресләр үткәрү өчен барлык шартлар бар. Шулай ук аудиовизуаль технологияләр, робототехника лабораторияләре, цифрлы фото һәм видеостудияләр, медиатека һәм китапханә үзәге эшли.
Өстәмә белем һәм ял
Балаларны төрле яклап үстерү һәм югары уку йортларына әзерләү өчен 30дан артык түгәрәк һәм секция эшли:
• волейбол, бокс, армия кул сугышы, йөзү, шахмат;
• нәфис-эстетик һәм махсус юнәлешләр;
• авиация һәм ракета модельләштерү.
Кабул итү тәртибе һәм урыннар саны
Төп гомуми белем бирү дәрәҗәсенә (5нче һәм 6нчы сыйныфлар) сайлап алу 02.06.2026 — 10.06.2026 көннәрендә, урта гомуми белем бирү дәрәҗәсенә (10нчы сыйныф) 22.06.2026 — 26.06.2026 көннәрендә үткәрелә. Планлаштырылган урыннар саны:
• 5нче сыйныф — 50 кеше;
• 6нчы сыйныф — 5 кеше;
• 10нчы сыйныф — 30 кеше.
Кабул итү кагыйдәләре һәм кирәкле документлар исемлеге турында тулырак мәгълүмат Татарстан кадет корпусының рәсми сайтында урнаштырылган.
Идел буе федераль округының башка кадет корпуслары
Шулай ук Идел буе федераль округының башка кадет корпуслары да укучылар кабул итә:
• Удмуртия (В.Г. Стариков исем.), Чувашия (А.В. Кочетов исем.), Түбән Новгород (В.Ф. Маргелов исем.) кадет корпуслары һәм төбәкнең башка белем бирү учреждениеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев