Миннеханов: «КазаньФорум» — гомуми федераль дәрәҗәдәге яхшы мәйданчык
Татарстан Рәисе Рөстәм Миннеханов «Tatarstan Today. Открытый миру» проектын алып баручысы Динә Газалиевага биргән интервьюсында «Россия — Ислам дөньясы: КазаньФорум» халыкара икътисади форумының үзен гомуми федераль дәрәҗәдәге әһәмиятле мәйданчык буларак танытуын билгеләп үтте.
Татарстан Рәисе Рөстәм МиннехановФото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
«Мин моны гомуми федераль дәрәҗәдәге яхшы мәйданчык дип саныйм. Россия Президенты [Владимир Путин] әлеге форумның илнең зур сәяси чаралары арасында үз урынын табуын күрә һәм безнең форумга федераль статус бирде», — дип сызык өстенә алды Миннеханов.Ул шулай ук форумны уздыру буенча оештыру комитетын РФ Вице-премьеры, Татарстанны яхшы белгән Марат Хөснуллин җитәкләвен хәбәр итте. Татарстан Рәисе сүзләренчә, Тышкы эшләр министрлыгы, башка министрлыклар һәм Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Россия Хөкүмәте оештыручыларга зур ярдәм күрсәтә.
«Бу — безнең уртак эшебез һәм без дә үз өлешебезне кертә торган гомуми Россия хәзинәсенә нидидер бер өлеш, анда без дә партнерлар җәлеп итә алабыз. Бик күп төбәкләр һәм Россия компанияләре катнаша. Үзең файдалы була алырлык мәйданчык табу һәм синең өчен кызыклы булган кешеләрне очрату бик мөһим. Без бу чараны лаеклы һәм яхшы дәрәҗәдә уздырырга тиеш дип уйлыйм», — дип өстәде Миннеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев