Пилотсыз системалар гаскәрендә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен «кайнар линия» эшли
Татарстанда пилотсыз аппаратлар белән бәйле гаскәрләрдә контракт буенча хезмәткә кабул итү бара. Контракт шартлары, түләүләр һәм ташламалар турындагы барлык мәгълүмат махсус сайтта урнаштырылган.
Ел башыннан бирле Татарстанда контрактчылар өчен түләүләр 2,9 млн сумга кадәр арттырылды. Бу — илдәге иң зур суммаларның берсе. Шулай ук төбәктә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен күп кенә ярдәм чаралары кабул ителде.
Ничек мөрәҗәгать итәргә?
Әгәр сез пилотсыз аппаратлар гаскәрендә хезмәт итәргә телисез икән, махсус "кайнар линия«гә мөрәҗәгать итә аласыз. Моның өчен 117 номерына шалтыратып, «4» төймәсенә басарга кирәк. Сезнең мәгълүматлар туры килсә, аларны сайлап алу пунктына тапшырачаклар.
Хезмәт шартлары:
Сугышчылар «Герань», «Странник» кебек дроннар һәм экипажсыз катерлар белән идарә итәчәк.
Контракт ким дигәндә бер елга төзелә һәм автоматик рәвештә озайтылмый.
Хәрби хезмәткәрләрне башка подразделениеләргә күчермәячәкләр.
Уку-укыту курслары күрше төбәкләрдә узачак һәм ким дигәндә ике ай дәвам итәчәк.
Кемнәр кулайрак?
Пилотсыз аппаратлар белән идарә итү өчен компьютер уеннарын яратучылар аеруча кулай. Аларда вак моторика яхшы үскән, шуңа күрә алар идарә итүгә тизрәк ияләшәләр.
Өстәмә мәгълүмат:
Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзү буенча тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайтында табарга мөмкин. Шулай ук Казан шәһәре, Аэропортовская урамы, 1/40 йорты адресы буенча Сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итә аласыз (телефон: (843) 221-44-52). Башка төбәк кешеләре өчен 8 800 222 59 00 яки 117 номерлы колл-үзәк эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев