Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
төбәк яңалыклары

Республика вожатыйлар мәктәбендә 150 кеше катнаша

Чараны «Җәй» республика үзәге һәм «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге оештыра.

Ике ай дәвамында укучылар теоретик базаны үзләштерәчәкләр һәм тиешле практик күнекмәләрне эшләп чыгарачаклар. Курс тәмамлангач, алар дәүләт үрнәгендәге сертификатлар алачаклар һәм Татарстанның балалар лагерьларына эшкә урнаша алачаклар.
— Республика вожатыйлар мәктәбен эшләтеп җибәрү — балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру һәм сәламәтләндерү системасын үстерүдә зур адым. Укыту программасында без теоретик-норматив базаны, төп тәрбияви һәм идеологик йөкләмәләрне, педагогика һәм психология өлкәсендәге белемнәрне берләштердек. Практик өлешендә булачак вожатыйлар лагерь инфраструктурасы, программаларның үзенчәлекләре белән танышачаклар, алар укуларын тәмамлагач ук эшкә керешә алсыннар өчен, — дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Мондый мәктәпләр уздыру сәламәтләндерү һәм ял итү өлкәсен яңа квалификацияле кадрлар белән тәэмин итәргә булыша һәм бер үк вакытта яшьләрне эшкә урнаштырырга ярдәм итә, бу исә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Мәктәпне «Җәй» республика үзәге һәм «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге оештыра. Оештыручылар арасында «Черноморец» республика үзәге, «Сәләт-Ак Барс» яшьләр үзәге, «Костер» яшьләр үзәге, «Байтик» сәламәтләндерү-мәгариф комплексы бар.
Фото: Вожатыйлар мәктәбе | ТАТАРСТАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев